Мәдәниятне үстерүгә – грант
Рус мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча Республика бәйгесе проектлары кысаларында “Татарстан Республикасы рус милли-мәдәни берләшмәсенең” Тәтеш бүлеге Төбәк иҗтимагый оешмасы илле мең сум грантка ия булды.
(Тәтеш, 18 июль, «Тәтеш таңнары», Ирина ЕФИМОВА). Бүлекнең җәмәгатьчелек активистлары районыбыздагы борынгы авыллар тарихы турындагы материалларны уңышлы җыялар. Тәтешлеләрнең Кече Нечасово, Кызыл Йорт, Иске һәм Яңа Сумароково хакындагы мәгълүматларны алу мөмкинлеге бар инде. “Отып алынган акча тикшеренү эшләрен дәвам итәргә, шулай ук Коры Салмановка, Кызыл Нечасово, Яңа Кульметьевка, Бурцево авыллары турындагы брошюраларны дөньяга чыгарырга мөмкинлек бирә”, – дип хәбәр итте басма авторы, районның рус милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Олег Евсеев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев