Музей-Молоствовлар утары “Гасыр музеен сайла” бәйгесендә II урын алды
Исегезгә төшерик, “Гасыр музеен сайла!” бәйгесе агымдагы елның 22 маеннан 25 июнендә кадәр ТАССРның 100 еллыгы сайтында узды.
Номинантлар исемлегенә республиканың 44 музей объекты кертелгән иде. Казан музейлары арасында аерым бәйге үткәрелде.
Бәйге вакытында 35,5 меңнән артык тавыш бирелгән иде.
Районыбызда яшәүчеләр һәм туристлык программасы буенча утарда булучылар, алар белдерүенчә, әлеге урыннар белән танышу күңелләрендә онытылмас кичерешләр калдырган, Молоствовлар утары өчен актив рәвештә тавыш бирде. Бәйге нәтиҗәләре буенча, безнең музей Мамадышның туган якны өйрәнү музееннан өстен чыкты.
Шулай да “гасыр музее” безнең барыбыз өчен дә – ул безнең Молоствовлар утары, үзенең иҗади, сәләтле коллективы белән Тәтеш ягы тарихы музее һәм Балыкчылык тарихы музее.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев