Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

“Әниләр, нәниләр һәм, әлбәттә, әбиләр”

Келәш мәдәният йорты хезмәткәрләре шулай дип исемләнгән гаилә бәйрәме уздырды.

(Тәтеш, 1 август, «Тәтеш таңнары», Сиринә СӘЙФЕТДИНОВА). Анда авыл балалары, аларның әти-­әниләре һәм әбиләре катнашты. Чара башланыр алдыннан балаларны олылар тәм-томнар белән сөендерделәр. Аннары барысы да Келәш китапханәсе каршында эшләп килүче китаплар театрында катнашучыларның язучы Фәнис Яруллинның “Урман әкияте”  әсәренә нигезләнеп әзерләгән театральләштерелгән күренешне бик теләп карадылар.

Бу көнне шулай ук җирле шагыйрә Галия апа Камалетдинованың оныгы Айгөл Әюпованың китабын тәкъдим итү кичәсе дә булды. Ул “Аю җиләге” һәм “Хәрефләр йокы илендә” китап­лары хакында чыгыш ясап, үзенең иҗатын һәм тирән тәэсирләрен якташлары белән дә уртаклашты.Автор теләге булган һәркемне сәхнәгә чакырып, шигъри уеннардан мастер-класс та үткәрде.

Авыл имамы Фәһим Галимов үзенең үтемле нәсыйхәтендә ата-­аналарны игелекле, әдәпле-әхлаклы балалар үстерергә өндәде һәм әлеге эштә әбиләрнең роле зур булуын ассызык­лап үтте. 

“Азан әйткән һәм кыска догалар укыган балалар бу көнне Келәш мәхәлләсеннән бүләкләр алдылар.

Спектакльдә катнашучылар һәм шулай ук башка балалар да күчтәнәчсез калмады, – диде авыл китапханәчесе Гөлчәчәк Галимова. – Үзешчәннәр Алия Нәбиуллина, Гөлнәзирә Галимова матур җырлары белән чарага тагын да ямь, нур өстәделәр. Әбиләрнең оныкларына багышлап башкарган “Баламның баласы” җыры бәйрәмнең иң күңелле мизгелләренең берсе булды”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев