Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Онлайн язылыгыз

ТР буенча суд приставларының Федераль хезмәт Идарәсе сайтында суд приставларына кабул итүгә язылырга һәм үз чиратыңны көтмичә, билгеләнгән вакытта килергә мөмкин.

Кабул итү сишәмбе көннәрендә 9дан 13 сәгатькә кадәр һәм пәнҗешәмбе 13тән 18 сәгатькә кадәр үткәрелә. Моннан тыш, кизү торучы хезмәткәр тарафыннан тиз арада хәл итүне таләп итүче мәсьәләләр буенча көн саен кабул итү тормышка ашырыла. Кизү торучы хезмәткәргә шулай ук идарәнең интернет-сайты аша ­язылырга була.

Кабул итүгә ничек язылырга?

Татарстан Республикасы буенча Россия СПФХ Идарәсенең r16.fssp.gov.ru рәсми сайтына керегез.     

“Кабул итүгә язылу” бүлеген сайлагыз.               

“ЕСАИ буенча авторизация”не сайлагыз (моның белән бергә Gosuslugi.ru сайтында теркәлергә кирәк).      

Язылу рәвешен тутырыгыз һәм кирәкле көнне күрсәтеп, “Кабул итүгә язылу”ны сайлагыз.     

Аннары электрон почтаның күрсәтелгән адресына ­талон-дәлилләмә күчермәсе юлланыла, кабул итү алдыннан  паспортыңны күрсәтү зарур.

Шәхси кабул итү, гражданның яңа корона­вирус инфекциясе таралуга юл куймау максатында, үзе белән аерым саклану әйберләре булганда ­тормышка ашырыла.

ТР буенча Россия СПФХ Идарәсенең  r16.fssp.gov.ru сайтында, яки СПФХ мобиль кушымтасында бурычларны вакытында тикшерергә һәм түләргә киңәш итәбез. Онлайн рәвешендә шулай ук бурычларны түләргә яки банкта түләр өчен квитанцияне чыгарып алырга була. Мөрәҗәгатьләрне гражданнар шулай ук r16.fssp.gov.ru сайтында “Интернет-кабул итүгә” яисә “Башкару производствосы ягының шәхси кабинеты” аша юллый ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев