Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Районыбызны данлыйлар

Байраш төп мәктәбе укучылары ТНВ каналында “Тамчы-шоу” интеллектуаль күңел ачу тапшы­руында булып кайтты.

(Тәтеш, 25 октябрь, Тәтеш таңнары, Сания СӘМИГУЛЛИНА).  “Таң йолдызы” командасы составындагы Надежда Кенесариева, Нәзирә Хәйруллина, Гөлия Кадыйрова Кукмара районының “Ядкарь” командасы белән үз белемнәрен сынадылар. Райондашлар алып баручы әзерләгән барлык сорауларга дөрес җавап биреп, биология, татар теле һәм әдәбияты, шулай ук башка фәннәрне яхшы белүләрен, үзләренең сәләтле булуларын бөтен дөнь­яга таныттылар.

“Тамчы-шоуга” барырга безгә районның татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова тәкъдим итте, моның өчен аңа ихтирамыбыз чиксез. Шуннан соң укучылар белән тырышып әзерләнә башладык. Борчылдык та, дулкынландык та, чөнки үз белемебезне лаеклы дәрәҗәдә күрсәтәсебез килде. Әмма барысы да уңышлы узды, укучыларның яхшы укуы моңа ачык дәлил булды. Күңелле тапшырудан чыккач балалар белән Казанның истәлекле урыннарына бардык, башкалабызның матурлыгы белән хозурландык. Киләчәктә дә төрле бәйгеләрдә, ярышларда катнашырга өметләнәбез”, – диде укучыларны әлеге шоуга әзерләгән, алып бару өчен иганә ярдәме күрсәткән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәзилә Хәйруллина.      

Безнең “Таң йолдызы” җиңел булмаган бирем сорау­ларына тиз арада җавап табып, җиңүгә иреште. Бу барлык тәтешлеләр өчен зур шатлык һәм горурлык булды дияргә мөмкин, чөнки районыбыз укучылары яңа үрләргә ирешеп, үзләрен дә, районыбызны да данлыйлар.

Сиринә Сәйфетдинова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев