Репертуарларында халык һәм заманча җырлар бар
“Туслах” вокаль ансамбленә сигез яшь: үзенең эшли башлавы вакытында ул күп тапкырлар төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә һәм концертларда катнашкан.
Музыкаль коллективта катнашучылар – болар төрле яшьтәге авыл
кешеләре: аларның иң яшенә – 39 яшь, иң өлкәненә – 74. Шуңа да
карамастан, аларны уртак хезмәт һәм иҗатка мәхәббәт берләштерә.
“Туслах” чуашчадан тәрҗемә иткәндә – дуслык дигәнне аңлата. Вокаль ансамбль җырчылары Нина Воробьева, Раиса Медведь, Зинаида Кузнецова, Татьяна Кузнецова, Татьяна Волкова, Зоя Воробьева, Елена Погодина, Зоя Дедушкина, Елена Савелькиналар арасында, эшкә караганда, күбесенчә дустанә мөнәсәбәт хөкем сөрә. Артистлар бер авылда яшиләр һәм бер-берләрен шактый вакыттан бирле беләләр.
“Безнең коллектив репертуарында әниләребез һәм әбиләребез җырлаган чуаш, рус халык җырлары, гаилә, дуслык, бәхет, тынычлык һәм игелек турындагы заманча чуаш җырлары бар. Нина Викторовна Корсакова безгә еш кына баянда уйнап тора”, – ди ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Елена Савелькина.
Җыр коллективы төзекләндерелгән мәдәният йортында атнага ике тапкыр репетиция ясый, Олы Шәмәк авылы җирлегендәге барлык иҗади программаларда һәрдаим катнаша.
“Бәйрәмнәр алдыннан кабатларга йөрибез, еш очрашабыз”, – дип уртаклаша Елена Сергеевна.
“Туслах” вокаль ансамбле чыгышы – бу таныш һәм күпләр яраткан җырлар гына түгел, әле тагын матур төстәге күлмәкләр дә. Алар арасында җирлектәге осталар теккән борынгылары да, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин ярдәмендә күптән түгел генә Чабаксарда әзерләп кайтарылганнары да бар. “Туслах” төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә күп тапкырлар призер булды. Ансамбль узган елны Тәтеш районын Аксубайда үткән “Уяв” чуаш мәдәниятенең республика күләм бәйрәмендә тәкъдим итте, анда “Уйна гармун – яңгыра шаян такмак!” бәйгесендә III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев