Шикаятьләр кабул итәләр
Мәдәният

Шикаятьләр кабул итәләр

Тәтештәге ЮХИДИ бүлегендә исерек шоферлар хакындагы шикаятьне җиткерү өчен телеграм-канал булдырылган.

Дәүләт автоинспекторлары хәбәр иткәнчә, телеграм-канал үзеңне һәм үзеңнең якыннарыңны куркыныч хәлләрдән иминләштерү, битараф булмаган тәтешлеләр һәм район кунаклары исерек килеш руль артына утыручылар турындагы фактларны яшерен рәвештә яза ­алсыннар өчен булдырылган.

Тәтеш районында быел руль артына 45 шоферның исерек хәлдә утыруы ачык­ланган, шуның 7се икенче тапкыр тоткар­ланган. Исерек шоферлар катнашында 2 ­юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан.


Нет комментариев