Сәхнәдә чыгыш ясау ошый
“Каенкай” балалар бакчасында тәрбияләнүче Арина Пескова быел беренче тапкыр “Йолдызлык” бәйгесендә катнашты һәм фестивальнең район этабындагы “Конферанс” номинациясендә икенче урынны яулады.
(Тәтеш, 30 май, “Тәтеш таңнары", Елена Калашникова, автор фотосы).
“Каенкай” балалар бакчасында тәрбияләнүче Арина Пескова быел беренче тапкыр “Йолдызлык” бәйгесендә катнашты һәм фестивальнең район этабындагы “Конферанс” номинациясендә икенче урынны яулады.
Балалар бакчасы тәрбиячеләре кызчыкның чараларда шигырьләрне тәэсирләнеп, сәнгатьле итеп сөйләвен билгеләп үтәләр, ә район күләмендә узган “Җәлил укулары” бәйгесеннән соң, ул анда беренче урынны алды, аңа сәхнәдә “Данс” хореография берләшмәсенең кече төркеменең номерларын башкарырга тәкъдим итәләр.
“Аринага шигырьләрне өйрәнү җиңел бирелә, ул аларны хисләнеп башкарырга тырыша. Әти-әнисе зур ярдәм күрсәтә, әлбәттә”, – диләр педагоглар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев