Табылган солдат медальоны Тәтеш районында туучы хакында сөйли
Сугыш күптән тәмамланды... Әмма язмышлары әлегә кадәр билгесез калган батырлар бар – алар яу кырларында хәбәрсез югалганнар һәм туганнар каберлекләренә җирләнгәннәр. Безнең бурыч – аларны хәтерләү, аларның исемнәрен белү.
Россия эзләү отряды йөрәк һәм хәтер кушуы буенча игелекле гамәл башкара – чөнки табылган һәр солдат медальоны билгесез солдатның исемен кайтара һәм аның гаиләсен табу, туганының батырларча һәлак булуын хәбәр итү өметен уята.
Почепский районының эзләү отряды узган айда Речица поселогы янында урнашкан исәпкә алынмаган җирләү урыныннан совет солдаты калдыкларын казып алган.
Каберне тикшергән вакытта анда Кызыл Армиянең хәбәрсез югалучылары булып исәпләнгән 12 хәрби хезмәткәре барлыгы ачыкланган. Алар арасында Тәтеш районында туган лейтенант Воробьев Василий Михайлович та бар, туу датасы: 14.02.1919 ел. Батырның туган урыны: Татария АССР, Тәтеш районы, Олы Шәмәк авылы.
Василий Михайлович Кызыл Армия сафларына 1940 елның 20 февралендә Чүпрәле районыннан чакырылган.
Безнең музейга һәм редакциябезгә бу хакта Казандагы эзләүче Хәтирә Мәрдәншина хәбәр итә, аның ярдәмендә меңнән күбрәк хәбәрсез югалган солдат исеме кайтарылган.
Солдатларның 7 тимер медальоны табылган. “Почеп эзләү” отряды командиры Михаил Кашликов әйтүенчә, җирдә 79 ел яткан капсулалар шактый таркалган, шуңа күрә алар белән эшләү, алда җентекле һәм тырыш хезмәт таләп итә.
Михаил Кашликов “Солдат медальоны” лабораториясе белгече буларак, җирдә яткан капсулаларның бланкын озак итеп кислотада тотып алган, бланк калдыкларын озак әйләндергән. Алар күчереп алынган һәм эшкәртелгәннән соң, һәлак булган батырларның исемнәрен укырга һәм ачыкларга насыйп булган.
Тәтеш ягы тарихы музее һәм безнең район гәҗите редакциясе хезмәткәрләре һәлак булган солдатның туганнарының элемтәгә чыгуларын үтенә.
Исегезгә төшерик, быелның мартында эзләүчеләр отряды Тәтеш ягы тарихына якташыбыз, “Вязьма казаны”ндагы оборона операциясе вакытында хәбәрсез югалган Нәби Басыйровның солдат медальонын тапшырган иде, кызылармияченең җәсәде Смоленск өлкәсенең Вяземск районы “Богородице кыры” мемориалы территориясенә алып җирләнелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев