Татар теленең чисталыгы, сафлыгы, аһәңенең сакланышына бәйгедә игътибар итәчәкләр
Сәнгати югарылык, тышкы кыяфәт, кием исәпкә алыначак.
(Тәтеш, 14 октябрь, “Тәтеш таңнары”). “Tatar сүзе” бәйгесенең жюри рәисе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов халыкта татар шигъриятенә карата кызыксыну уятырга кирәклеге хакында, “Татар-информ” агентлыгында бәйгегә багышлап уздырылган матбугат очрашуында белдергән.
“Җәмгыятьтә халкыбызның яшәеше турында фикерләр күп йөри. Тел югалып бара дибез, фаразлар кылабыз. Милләтне саклау юнәлешендә кулга-кул тотынып эшләгәндә генә уңышка ирешә алабыз, дип уйлыйм. Халкыбызга татар шигъриятенә карата кызыксыну уятасы иде”, – дигән ул.
Айдар Фәйзрахманов сайлап алу туры онлайн үтәчәген искәрткән.
“Икенче турда катнашучыларны чакырып, аларга мастер-класс үткәреләчәк. Моның өчен Камал, Тинчурин театры артистлары, эстрадабыздагы мәртәбәле алып баручылар җәлеп ителәчәк. Әлеге бәйге 4-5 ел элек үк әзер иде, – дип белдергән халык артисты. – Беренче чиратта, ана телебезнең чисталыгы, сафлыгы, аһәңен саклавына игътибар итәчәкбез. Шулай ук сәнгати югарылык, тышкы кыяфәт – костюм да исәпкә алыначак. Мәсәлән, мин шигырьне укый белмим, ә үз эчемнән, күңелемнән үткәреп сөйлим. Мин моны Равил Фәйзуллин, Рөстәм Мингалим, Роберт Әхмәтҗанов һәм башкаларның шигырьләрендә сизәм. Балаларның күбрәк катнашуын бик теләр идем”.
Бәйге номинацияләре түбәндәгечә: шигърият (шигырь, поэмалардан өзекләр), проза һәм мәсәл.
Катнашучылар түбәндәге категорияләргә бүленә: 10 яшькә кадәрге (10 яшьне дә кертеп) катнашучылар; 11 яшьтән 17 яшькә кадәрге (17 яшьне дә кертеп) катнашучылар; 18 яшьлек һәм өлкәнрәк катнашучылар; профессиональ катнашучылар – театр, кино, концерт оешмаларындагы профессиональ артистлар, театр белемен бирүче педагоглар, дикторлар.
10 яшькә кадәрге катнашучылар арасында: I урын – 30 000 (утыз мең) сум, II урын – 25 000 (егерме биш мең) сум, III урын – 20 000 (егерме мең) сум.
11 яшьтән 17 яшькә кадәрге катнашучылар арасында: I урын – 45 000 (кырык биш мең) сум, II урын – 35 000 (утыз биш мең) сум, III урын – 25 000 (егерме биш мең) сум.
18 яшьлек һәм өлкәнрәк катнашучылар арасында: I урын – 50 000 (илле мең) сум, II урын — 40 000 (кырык мең) сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев