Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Татарстанда яшәүчеләргә федераль проект кысаларында шәхси цифрлы сертификатлар тәкъдим ителә

Укулар читтән торып яки электрон төрдә оештырылачак.

(Тәтеш, 16 октябрь”Тәтеш таңнары”). Татарстанда яшәүчеләр актуаль IT-компетенцияләрне бушлай үзләштерергә мөмкинлек бирә торган Шәхси цифрлы сертификатлар проектында катнаша ала, дип хәбәр итә ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте.

Курсларга теркәлү 15 октябрьдән башланган. Югары яки урта һөнәри белеме булган, пенсия яшенә җитмәгән һәм балигълык яшендәге Россия гражданнары гариза тапшыра ала. Гаризалар 30 октябрьгә кадәр цифровойсертификат.рф сайтында кабул ителә, укулар ноябрьдә башлана.

Шәхси цифрлы сертификатлар кешеләргә “Цифрлы икътисад” илкүләм проектының “Цифрлы икътисад өчен кадрлар” федераль проекты кысаларында тәкъдим ителә. Ул 2019 елның ноябрендә башланган иде, ул чакта сынау узган биш төбәк, шулай ук Татарстан да, 5 мең цифрлы сертификатка ия булды.

Агымдагы елда проектка 48 төбәк кушылган, ә сертификатларның саны берничә тапкырга арткан. Хәзер 33 мең кеше цифрлы күнекмәләрне бушлай үзләштерә алачак.

Укулар 72 сәгать дәвам итәчәк һәм читтән торып яки электрон төрдә оештырылачак. Проектта катнашучылар 22 IT-юнәлешнең берсен сайлау мөмкинлегенә ия булачак. Курслар төгәлләнгәннән соң, тыңлаучыларның барысы да квалификацияне күтәрү турындагы документны алачак.

Республика әлеге программада икенче ел рәттән катнаша. Былтыр бер мең татарстанлы яңа цифрлы күнекмәләр үзләштерде. Шунысы кызык – курсларда белем алучыларның 57 проценты кызлар иде! Быел без проектка яңадан кушылдык һәм тагын да күбрәк кешене бушлай укытырга әзербез, – дип искәрткән ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин.

Ул Татарстанда яшәүче тагын да күбрәк кешедә әлеге программа кызыксыну уятачагына ышаныч белдергән.

Программада катнашуның шартлары турында тулы мәгълүматны цифровойсертификат.рф сайтында табарга мөмкин. Татарстанда шәхси цифрлы сертификатлар алуга бәйле сораулар буенча элемтә үзәге эшли башлый. Үзегезне кызыксындырган сорауларны 8 (800) 600-35-15 телефоны аша бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев