Театр – яктылыкка, нурга илтә
Тәтештәге 1нче урта мәктәптә драматург Галиәсгар Камал тууга 140 яшь тулу уңаеннан әдәби кичә уздырылды.
(Тәтеш, 9 февраль, «Тәтеш таннары», Сиринә СӘЙФЕТДИНОВА (автор фотосы)). Әлеге чараны карарга төрле сыйнфлардагы укучылар, районның “Ак калфак” оешмасы вәкилләре, балаларның әниләре һәм әбиләре дә җыелды. Сыйныф бүлмәсендә татар халкының бөек драматургы, язучы, татар әдәбияты, мәдәнияте һәм сәнгате тарихында зур урын алып торган әдипкә багышланган зур кызыксыну уятырлык күргәзмә дә бизәлгән иде.
Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, районның “Ак калфак” оешмасы вәкиле Румия Шәйхетдинова әдәби кичәне Галиәсгар Камалның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырудан башлап җибәрде.
Менә укучыларны дулкынландырган мизгелләр дә якынлашты. Алинә Шәрәфетдинова, Ильяз Гафуров, Камилә Павлушина, Сабина Якупова, Диләрә Кәримова, Рифат Садриев, Ләйсән Мөхәммәтшина, Аяз Җәләлетдинов сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләп, кичәгә илһам һәм ямь өстәделәр. Мөгаллимә Гүзәлия Исмәгыйлева әзерләгән укучыланың язучылар хакындагы мәгълүматлары, иҗади чыгышлары бик күркәм яңгырады. Йөрәк кылларын тибрәтерлек аһәң белән илаһи моң агылды. Спектакльдә катнашучылар күтәренке рухта һәм бар сәләтләрен күрсәтергә сәхнәгә чыктылар. Укытучы Римма Гомәрова җитәкчелегендәге Рәзилә Җамалетдинова белән Илназ Мингалиев “Беренче театр”дан өзекне оста итеп башкардылар. Мөгаллимә Чулпан Садриева тарафыннан оештырылган “Кайниш” спектаклендәге рольләрне Динар Камбиев, Зилә Хәкимова, Арина Горланова сокланырлык итеп уйнадылар. Укытучылар Румия Шәйхетдинова белән Гөлнур Хәсәноваларның укучылары Ранис Галиәкбәров, Альбина Әхмәтова, Илназ Сибгатуллин “Бүләк өчен” әсәреннән театральләштерелгән өзекне шулкадәр килешле итеп башкардылар ки, ул тормышчан, элекке гореф-гадәтләр һәм йолаларны үз эченә алган иде, бу күренешләр элекке көнкүрешне тагын бер кат хәтердә яңартты. Чуклы ак шәл, бала итәкле күлмәк кигән кызларның хуҗабикәләр булып, тырышып-тырышып чыгыш ясауларын карап утыру йөрәкләргә сары май булып ятты. Шул чакта “Театр – яктылыкка, нурга илтә” дигән сүзләрнең хаклыгына мин генә түгел, шулай ук чарада булган һәркем ихластан инангандыр диясе килә.
Театр барышында Камилә Нәфигыйна (җитәкчесе Рузилә Хәмидуллина) һәм Айзилә Нургалиева (җитәкчесе Светлана Гасимова) музыкаль тәнәфес ясап, моңлы, аһәңле тавышлары белән җыр иленә алып бардылар, драматургка багышланган кичәгә яктылык һәм нур өстәделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев