Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Тәтеш үзәгендәге һәркем яраткан буа яңара

Шәһәр буасын чистарту эшләре дәвам итә.

 

Шәһәр буасын чистарту һәм гидротехник корылмаларны яңартып төзекләндерү чараларын “Татмелиорация” махсуслаштырылган оешма хезмәте башкара. Прораб Роман Галанин һөнәри терминнарны кулланып,  эшнең ничек итеп алга барышы хакында сөйләде: “Без 5 июльдә эшкә керештек. Беренче булып чокырдагы агачларны кистек, әлеге еллар эчендә анда тау кадәрле чүп-чар җыелган – барысын да каты көнкүреш калдык­лары җыю мәйданчыгына ташыдык, дамбаны ныгытыр өчен балчык китердек. Берү үк вакытта йөзеп йөри торган экскаватор белән өслектәге ләмне суыртып алдык, аннары ләмне экскаватор чүмече белән ­механик эшкәртергә керештек. Барлык камышны алдык, яр буйларында үсемлекләр үсмәсен өчен, торышын бер­никадәр үзгәртергә туры килде (камыш аз сулыкларда үсә). Шулай да, ул барыбер вакытлар узу белән үсеп чыгар, мөгаен, тамырлары җиргә кирәгеннән артык тирән киткән”, – дип ­фаразлый белгеч.

Бу көннәрдә буа чиста су белән сизелерлек тулыланган. Чишмәләр ләм катламы белән томаланган булган, ул аларга тулы күләмдә агарга ирек бирмәгән. Төзүчеләр ләмне алганнар, су бәреп чыккан, барлык эшләр тәмамлангач алар сулыкны тутырачак, ә катнашма өстәге биеклектән су ташлагыч – мең миллиметрлы диаметрдагы яңа корыч торба буенча агызылачак.

“Махсус антисептик әй­бер белән сеңдерелгән нарат такталардан  ясалган яңа күперне дә бетон, арматура свай белән өстәмә ныгытып урнаштырдык”, – дип билгеләп үтә белгеч.

Шәһәрдә, районда яшәү челәр һәм кунаклар күз алдында яңартып тө­зек­ләндерү үзгәреш ала бара. Эш барышын һәм эшләү сыйфатын күзәтеп баручы кешеләрне яр буенда иртәдән кичкә кадәр очратырга мөмкин. 

“Хезмәткәрләрнең эше безгә ошый, никадәрле чүп-чарны түктеләр, ә камышлар ничек күп иде – барысын да чистарттылар. Сазлык исе дә юкка чыкты, – дип уртаклаша пенсионер Тамара Гомәрова. – Без бу урынны яраттык, хәзер монда чын-чынлап ял зонасы барлыкка килде”. “Безнең Тәтеш өчен – бу киң күләмле хезмәт. Бик оста, намуслы итеп эшлиләр. Буа тиешле санитар торышка китереләчәк”, – дип ышанычлы итеп үз фикерләрен  белдерделәр Геннадий Колсанов белән Николай Иотов.

Эш фронты чынлап  та соклану уята. Аның үткәне – кичләрен бакалар “җырлавын” һәм чүп-чар белән тулган камышлар шаулавын бары тик искә төшереп сөйләргә генә калыр, мөгаен... Һәм барлык эшләр тәмамланганнан соң, тәтешлеләр чиста сулык ярында рәхәтләнеп ял итәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев