Тәтештә “Лира” берләшмәсе вәкилләренең очрашуы булды
Быел аңа 16 ел тулды
(Тәтеш, 28 сентябрь, «Тәтеш таңнары»). Үзәк китапханәнең уку залында җирле шагыйрьләрнең “Лира” берләшмәсе вәкилләренең очрашуы булды. Быел аңа 16 ел тулды. Бу вакыт эчендә күп кенә шигырьләр язылган, авторларның бер өлешенә үз әсәрләреннән җыентыклар бастырып чыгарырга насыйп булган, кайберләре элеккечә үк үзләре өчен генә яза.
Чара кысаларында районның рус милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Олег Евсеев Халыклар дуслыгы йортында иҗади кешеләр берлеге базасы булдыру турындагы тәкъдим белән чыгыш ясады. Зур Әтрәч китапханәчесе Зөбәрҗәт Хәйруллина сәләтле балаларны үстерүгә аерым игътибар бүлеп бирә: очрашуга ул үзе генә түгел, ә авыл мәктәбе укучылары белән килгән. Белгәнебезчә, көз – шагыйрьләрнең яраткан вакыты, шуңа күрәдер мөгаен уку залында яңгыраган әсәрләрнең күп өлеше әлеге ел фасылы хакында иде. Юрий Старшинин, Нина Халикова, Василий Мартьянов, Вера Шумилова, Евгений Шестернин һәм мәктәп укучылары җыелучылар белән үз иҗатларын уртаклаштылар, Евгения Старшинина башкаруындагы романслар катнашучыларның күңеленә хуш килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев