Мәдәният

Туган ягым

Рәзинә Фәхртдинова, Сөендек – Ульян

Матур да бит минем туган ягым,

Тезелеп киткән ап-ак каеннар.

Әйтерсең лә, ап-ак күлмәк киеп,

Ямь-яшел шәлләрен ябынган.

 

Юллар озын минем, кайтып киләм

Саф һавасын өзелеп сагынып.

Хәтфә келәм баскан урамнарың,

Талларыңда кошлар сайравын.

 

Матур-матур чәчәкләрең үсә

Болыннарга, әгәр син чыксаң.

Йөрәкләрдә сүнмәс җырлар туа,

Матур шул син – минем туган як!


Нет комментариев