Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Урам юллары төзекләнә

Татар Чагылдымы авылы урамына гражданнарның үзара салым акчасына вак таш түшәлгән, зур эшләр башкарылган.

“Авылыбызның Газинур исемен йөртүче урам юлын төзекләндерделәр, моңа чын күңелдән шатланабыз. Башта әйбәт итеп ком салып чыктылар, аннары шуның өстенә вак таш түшәделәр. Кыскасы, менә дигән асфальт юл булды”, – дип үзенең шатлыгы белән уртаклаша Татар Чагылдымы авылында гомер итүче Равил Мингалиев.

Аның әйтүенчә, үзара салым акчасын җыюда урам халкы бик актив катнашкан, алар үзләре яшәгән урамга юл кирәклеген һәм аның никадәрле мөһим булуын аңлаганнар.

Авыл кешеләре белдергәнчә, алар 2021 елда да үзара салым акчасын җыюда ­актив катнашырга ниятлиләр.

Әлеге эшне башкарып чыгуда зур тырышлык куйган Бакырчы авылы җирлеге башлыгы Илдар Шәмсетдиновка чагылдымлылар хөрмәт вә ихтирамнарын җиткереп, киләчәктә тагын да матур үзгәрешләр булуына өметләрен белдерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев