Мәдәният

Уңыш нигезе – академик башкару

Балалар сәнгать мәктәбенең “Алтын ачкыч” академик вокаль ансамбле “Йолдызлык-2019” фес­тиваленең район этабындагы “Вокаль ансамбль” номинациясендә икенче урынга лаек булды.

(Тәтеш, 15 май, “Тәтеш таңнары"). “Владлена Голова җитәкчелегендәге “Алтын ачкыч” академик вокаль ансамбле балалар сәнгать мәктәбенең йөз таныкламасы булып тора”, – ди мәктәп директоры Екатерина Баландина. Ансамбльнең сос­тавында – 8 кеше. “Алтын ачкыч” – төрле дәрәҗәдәге фестивальләр һәм бәйгеләр җиңүчесе.

Академик башкару һәм бай эчтәлекле музыкаль номер иҗат коллективының уңыш нигезе булып тора. 


Нет комментариев