Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Яңа елда могҗизалар була

“Театр сәхнәсе” район фестивале кысаларында театр яратучы коллективларның чыгышлары дәвам итә.

(Тәтеш, 24 май, “Тәтеш таңнары", Юлия калинина, автор фотосы). “Театр сәхнәсе” район фестивале кысаларында театр яратучы коллективларның чыгышлары дәвам итә. Чираттагы күренешнең премьерасы Башчы авылы клубында булды.

Күренеш сәхнәгә Фәрештә (Ираида Гаврилова) чыгудан башланып китте һәм ике ялгыз хатын-кыз – Татьяна (Гүзәл Әбелханова) белән аның авыру әнисе Софья Ивановна (Роза Лапшина) фатирында барды. Алар өенә очраклы рәвештә яшь егет Игорь (Вячеслав Горбунов) килә. Татьяна ялганларга керешә һәм әнисен аны үзенең очрашып йөргән егете буларак таныштыра. 

Шуннан соң ялгыз хатын-кызлар тормышына сатучы Дина (Евгения Морева) килеп керә, ул Татьяна үтенече буенча аның кызы ролен уйный. Софья Ивановнаның шулай итеп кия­ве һәм оныгы барлыкка килә. Әлеге могҗизалар Яңа ел җиткәндәрәк барлыкка килә. 

“Бик озак әзерләндек, уңышлы булырмы дип борчылдык. Сәхнәгә чыгар алдыннан артистлар бик дулкынландылар”, – дип уртаклашты спектакльнең режиссер-куючысы, Башчы авылы клубы мөдире Гөлия Латыйпова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев