1 июлендә Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләрне хуплау мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирү була
Тавыш бирү вакыты – 8дән 20 сәгатькә кадәр.
(Тәтеш, 26 июнь, "Тәтеш таңнары"). 2020 елның 1 июлендә Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләрне хуплау мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирү була. Тавыш бирү вакыты – 8дән 20 сәгатькә кадәр.
Тавыш бирү көненә кадәр тавыш бирергә теләүчеләр, 2020 елның 25нән 30 июненә кадәр үзләренең сайлау участокларына килә ала.
Үзләренең сайлау участокларына килү мөмкинлеге булмаган очракта, һәрбер сайлаучы өйдә тавыш бирә ала, моның өчен сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, гаризаны 25 июньнән алып 1 июльгә чаклы 17 сәгатькә кадәр бирергә була.
Тавыш бирү тәртибе яңа коронавирус инфекциясенә каршы барлык санитар нормаларны үтәп узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев