1 сентябрь – Белем көне
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов бәйрәм белән котлый:
(Тәтеш, 1 сентябрь, «Тәтеш таңнары»). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов бәйрәм белән котлый: “Хөрмәтле укучылар һәм педагоглар, ата-аналар! Сезне Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән тәбрик итәм! Бу көн – районыбызның 197 беренче сыйныфы өчен иң көтеп алынганы: алар яңа, мавыктыргыч тормышка аяк басалар.
Тәтеш районының өмете һәм киләчәге, горурлыгы булган йөзләгән бала белем алу өчен кабат сәяхәткә юнәләчәк. Әлеге әһәмиятле юлдан укучылар белән аларның әти-әниләре, үз эшләренә тугры педагоглар янәшә атлап барачак. Укыткан һәм укыган һәркем өчен яңа уку елы танып белү, иҗат һәм яңа ачышлар шатлыгы белән тулылансын иде!”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев