Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

14 октябрьдә федераль телеканалларны аналог трансляцияләү бөтенләйгә туктатыла

Заманча кабул итү җайланмасы турында алдан ук кайгырткан тамашачылар санлы 20 һәм алай гына да түгел, телеканал кабул итә алачак. “Аналог”та төбәк ­каналы калачак.

(Тәтеш, 9 октябрь, "Тәтеш таңнары"). 

Хәзердән үк нәрсә эшләргә кирәк?

Сезнең телеэкраннарда “А” хәрефе бармы икәнлеген тикшерегез.
 Андый хәреф 10 аналог телеканалы логотибы белән янәшәдә урнаштырылган.

Әгәр “А” хәрефе экранда  булмаса, сез инде “санлы”ны эфирда яки спутник аша карыйсыз. 
Сезнең бернәрсә дә тукталмаячак, приставка сатып алырга кирәкми.


Әгәр сез “А” хәрефен күрсәгез, “санлы” ягына күчәргә вакыт.

Антенна сайлау

Санлы эфир сигналын тоту өчен бүлмә яки тышкы яктагы антенна кирәк. Әгәр сез телебашня янындарак яшисез икән, ул чакта зур булмаган бүлмә антеннасы да ярый. Андый антенна ярдәмендә авылда, дачада, телебашнядан ерак башка  урыннарда сыйфатлы сигнал тоту җиңел булмаячак яки бөтенләй дә мөмкин булмая­чак. Андый урыннар өчен тышкы антенналар яхшырак туры киләчәк. Мондый антенна бинадан тыш – тәрәзәнең тышкы ягында, балконда урнаштырыла. Тоту антеннасын сайлаган вакытта  үзегез яшәгән каттагы төзелеш һәм ландшафтның нык­лыгын исәпкә алырга кирәк. 

Кабул итә торган антеннаны якындагы тапшыру станция­ләре ягына юнәлтү зарур. Сезгә якында гына нинди телебашня бар икәнлеген карта.ртрс.рф сайтыннан карарга мөмкин.


Безнең районда аналог  һәм санлы эфир телевидениесен  кабул итәр өчен дециметрлы 
диапазондагы антенна да ярый. 

Санлы эфир телевидениесен ничек тоташтырырга һәм аналог төрендә төбәк, муниципаль каналларны  кабул итү мөмкинлеген ничек югалтмаска?
Санлы эфир телевидениесе DVВ санлы телетапшыру стандартында дециметрлы диапазонда трансляцияләнә. 

Төрле районнарда төбәк һәм муниципаль каналларны метрлы кебек, шулай ук дециметрлы диапазоннарда трансляцияли алачаклар. Ягъни “аналог”тагы кебек, шулай ук “санлы”ны да.

Яңа стандарттагы сигналны тоту өчен кирәк:

– Телевизорның заманчамы  икәнлеген тикшерергә (DVВ-Т2 стандартын тотарга тиеш).

– Әгәр телевизор искергән һәм DVВ-Т2 стандартын тотмый икән, ул чакта санлы приставка сатып алу зарур.

– Антеннаны дөрес сатып алырга, аны урнаштырырга һәм каналларны автомат кабызыла торган итеп көйләргә кирәк. 

Тәтеш районында санлы телевидениегә тоташтыру  сораулары буенча Тәтешнең телерадиотапшырулар цехына  89196291022, 89172378838 телефоннары аша мөрәҗәгать итегез.

 
Санлы телевидениегә тоташтыру буенча ярдәм итү өчен шулай ук Тәтеш районы волонтерларына 89274448765 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев