Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә.
(Тәтеш, 15 май, “Тәтеш таңнары"). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә: “Гаилә ул – кешенең киләчәге салына торган нигез. Тәтеш районында социаль юнәлеш, гаилә институтын ныгыту, гаилә мохитендә бала тәрбияләү чаралары әһәмиятлеләрнең берсе булып тора – без барыбыз бергәләп сәламәтлек саклау, белем бирү өлкәсендә дәүләт программаларын тормышка ашырабыз. Алда күп кенә яңа планнар һәм программаларны чынга ашыру тора. Әлеге бәйрәм көнендә һәр гаиләгә тынычлык, татулык, иминлек телим”.
Нет комментариев