1986 елда Чернобыль атом электр станциясендә килеп чыккан вакыйганы искә алу көне
Җәмгыять

1986 елда Чернобыль атом электр станциясендә килеп чыккан вакыйганы искә алу көне

26 апрель – Радиация һәлакәтен һәм фаҗигасен бетерүдә катнашучылар көне

(Тәтеш, 26 апрель, “Тәтеш таңнары”).
Бу истәлекле дата 1986 елда  Чернобыль атом электр станциясендә килеп чыккан вакыйганы искә алу көне буларак Россиядә ел саен билгеләп үтелә.
– Бүген без үз-үзен аямаучы кешеләргә хөрмәт күрсәтәбез, алар арасында тәтешлеләр дә бар, алар үзләренең сәламәтлекләрен дә кайгыртып тормыйча, радиация фаҗигасен бетерүдә катнашканнар. Коточкыч һәлакәттә булучыларның арабыздан китүенә әрнү кичерәбез, – диде безнең район башлыгы Рәмис Сафиуллов.   


Нет комментариев