Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2 август – РФ Һава десанты гаскәрләре көне

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов һава десанты гас­кәрләрендә хезмәт итүчеләрне, ветераннарны бәйрәмнәре белән тәбрик итә.

(Тәтеш, 2 август, «Тәтеш таңнары», фото Мәдинә Ибәтуллина). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов һава десанты гас­кәрләрендә хезмәт итүчеләрне, ветераннарны бәйрәмнәре белән тәбрик итә: “Сезнең хезмәтегез гомер-гомергә фидакарьлек, батырлык, ныклык, каһарманлык, Ватанга тугрылык үрнәге булды һәм шулай калачак та. Россия һава десанты гаскәрләренең тарихы меңләгән тиңдәшсез батырлыкны сый­дыра. Яшь солдатлар һәм офицерлар бүгенге көндә элгәреләрнең данлы традицияләрен лаеклы дәвам итәләр.

Тәтеш районында яшәүчеләр үзләренең хәрби десантчылары белән горурланалар! Һава десанты гаскәрләре ветераннарын, офицерларын, солдатларын – десант дуслыгына туг­ры калган һәркемне котлыйм, чын күңелдән бәхет һәм җитешлек телим”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев