Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2023 елда республикада илкүләм проект буенча 11 млрд сумга 133 юл объекты ремонтланачак

Министрлык мәгълүматлары буенча, төбәк әһәмиятендәге 221,8 километр юл ремонтланачак.

 

2023 елда Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча 133 юл объекты ремонтланачак. Бу максатка 11 миллиард сумнан артык финанслар бүленгән, аларның 4,6 миллиарды – федераль бюджеттан, ә 6,4 миллиарды Татарстан бюджетыннан юнәлдерелә, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы.

Министрлык мәгълүматлары буенча, төбәк әһәмиятендәге 221,8 километр юл ремонтланачак. Аларны яңарту 1,9 миллиард сумга төшәчәк. Болар төбәк һәм җирле әһәмияттәге гомуми кулланышта булган юллар: Казан – Шәмәрдән, Чаллы – Сарман, Апас – Тәтеш, Базарлы Матак – Мамык һ.б арасындагы юл участоклары.

Быел Казан агломерациясендәге юлларны ремонтлауга 3,3 миллиард сумнан артык финанслар бүлеп бирү каралган. Мәсәлән, башкаланың Авиатөзелеш районында 6 урамда – барлыгы 2,9 километр юл участоклары төзекләндереләчәк.

Чаллы агломерациясендә 22,8 километр юлларда ремонт ясалачак. 

Шулай ук подрядчы оешмалар Зәй районында «Чаллы – Зәй – Әлмәт» автомобиль юлының 62,6 километрдан алып 65,5 километрына кадәр участогын ремонтлаячак. 

Түбән Кама агломерациясендә 2023 елда 2,2 километр юл участокларын ремонтлау планлаштырыла. Мондагы эшләр 480 миллион сумга бәяләнә. 

Юллар салудан тыш, быел Татарстанда 2 мең метрдан артык озынлыктагы 31 күпер кулланышка тапшырылачак. Болар, мәсәлән, Әлмәт районында – Дала Зәе елгасы, Чирмешән районында – Олы Чирмешән елгасы, Балык Бистәсе районында Кече Шомбыт елгасы аша уза торган күперләр.

Илкүләм проект буенча интеллектуаль транспорт системаларын кулланышка кертү дә дәвам итәчәк. Бу юлы федераль бюджеттан әлеге программага 224,3 миллион сум бүленгән. Алар «Татарстанның транспорт системасы белән идарә итү бердәм платформасы» өчен җиһазлар һәм мәгълүмат иминлеген тәэмин итү чараларын сатып алуга, юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасын үстерүгә тотылачак.

Мәгълүм булганча, Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин указы белән 2019 елдан гамәлгә ашырыла.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2023-elda-tatarstanda-ilkulam-proekt-buenca-11-mlrd-sumga-133-yul-obekty-remontlanacak-5868755

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: нацпроектыТатарстана