Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

21 апрель – Җирле үзидарәләр көне

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов җирле үзидарә хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлый.

– Җирле үзидарә көне – ул бөтен җәмгыятебез өчен мөһим бәйрәм, чөнки җирле үзидарә органнары халыкка иң якын торучы органнар. Җирле үзидарә органнарында эшләү төрле өлкәләрдә киң белем, зур җаваплылык, үз-үзеңне даими контрольдә тоту һәм сабырлык таләп итә. Кешеләргә, үзең яшәгән җәмгыятькә хезмәт итүдән дә мактаулы һөнәр юк.
Безнең уртак зур бурычыбыз – халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту, райондагы торак пунктларны яшәү, эшләү һәм ял итү өчен уңайлы итү. Бу бурычны гамәлгә ашыру җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һөнәри осталыгына һәм җаваплылыгына гына түгел, ә гражданнарның активлыгына, бергәләп эшли белүенә, хәтта иң катлаулы мәсьәләләрне дә уйлап, үлчәп хәл итә белүенә бәйле.
Муниципаль берәмлек нигезләрен булдырган һәм район үсешенә лаеклы өлеш керткән җирле үзидарә ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре белдерәм. Алга таба да безнең эшчәнлек һәркем өчен уңайлы булган лаеклы киләчәк төзүгә юнәлдерелер, дип ышанам.
Барыгызга да нык сәламәтлек, куелган бурычларны хәл итүдә түземлек һәм тырышлык, районыбыз, республикабыз иминлеге һәм чәчәк атуы хакына хезмәт куюыгызда уңышлар телим!

Фото «Авангард» газетасы архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев