Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләргә тәбрикләү сүзләре белән мөрәҗәгать итә.
(Тәтеш, 22 август, «Тәтеш таңнары»). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләргә тәбрикләү сүзләре белән мөрәҗәгать итә: “Бүгенге Россияне ак-зәңгәр-кызыл төсләрдәге әләмнән башка күз алдына китерү мөмкин түгел, аны дөньяның барлык почмакларында беләләр. Ул Балтыйктан алып Тын океанга кадәрге киңлекләрдә җилферди, зур илнең гражданнарын берләштерә. Әлеге бәйрәм безгә үзебезне бөек илнең бер өлеше итеп тоярга, танылган ватандашларны, алар арасында тәтешлеләр дә аз түгел, искә алырга мөмкинлек бирә.
Һәркемне чын күңелдән Россия Дәүләт әләме көне белән котлыйм! Бәхет, җитешлек, районыбыз хакына уңышларга ирешүегезне телим”.
Нет комментариев