Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

25 май – мәктәп чыгарылышлары өчен соңгы кыңгырау бәйрәме

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов чыгарылышларга мөрәҗәгать итә.

(Тәтеш, 25 май, “Тәтеш таңнары"). Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов чыгарылышларга мөрәҗәгать итә: “Хөрмәтле балалар! Мәктәп сезгә белем бирде, талантларыгызны ачарга булышты,  дуслар бүләк итте. Сез – районыбызның киләчәк үсеше өчен җаваплылыкны үз өстегезгә алачак буын. Сезнең теләсә нинди бурычларны үтәячәгегезгә мин ышанам. Мәктәптә алган белемнәрегез тиздән профессиональ осталык белән тулыланачак. Аларны куелган максатларыгызга ирешер өчен кулланыгыз. 

Ата-аналарыгызның соңгы кыңгырауга нинди дулкынлану белән килүләрен беләм. Балаларыгызның уңыш­лары, сезнең мәхәббәтегез, кайгыртуыгыз һәм сабырлыгыгыз өчен бүләк булып кайтсын. 

Бу вакыт укытучылар өчен дә мөһим булып тора, без һәр укучының мәктәпне уңышлы тәмамлап, олы тормыш юлына аяк басуына ышанабыз. 

Хөрмәтле чыгарылышлар, үзегезгә ышануыгызны һәм чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшыруыгызны телим”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев