Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

26 апрель – радиация аварияләре һәм һәлакәтләре нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларны, әлеге фаҗигаләр һәм һәлакәтләр корбаннарын искә алу көне

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә:

– 26 апрель – ул илебез тарихында үзенчәлекле, истәлекле һәм кайгылы дата. Нәкъ 40 ел элек Чернобыль атом электр станциясенда безнең төзәлмәс ярабызга әверелгән иң зур техноген һәлакәт булган иде. Бу фаҗига миллионлаган кешеләр өчен бәла-казага әверелде: гаять зур территория нурланыш белән пычранды, якынча 8,4 миллион кеше үлемгә китерү йогынтысын үзендә тойды, йөзләрчә мең гаилә туган йортларын ташлап китәргә мәҗбүр булды. Үз сәламәтлекләре һәм гомерләре бәрабәренә герой-ликвидаторлар нурланышны үзләренә алып, безнең киләчәкне саклап калдылар. Әлеге фаҗиганең корбаннары һәм үз-үзләрен аямыйча һәлакәт нәтиҗәләре белән көрәшкән кешеләр батырлыгы турында уртак хәтер бүген һичкайчан булмаганча мөһим. Чернобыльчеләрнең батырлыгы һәм үз-үзләрен корбан итүе Ватанны саклаучыларның яңа буыны өчен үрнәк булып тора. Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында безнең солдатлар һәм офицерлар, радиация аварияләре һәм һәлакәтләре нәтиҗәләрен бетерүчеләр кебек үк, үз бурычларын намус белән үтиләр, Россия иминлеге өчен гомерләрен  куркыныч астына куялар. Алар да шундый ук олы рәхмәткә һәм безнең һәрьяклап ярдәмгә лаек.
Чын күңелдән барыгызга да нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иминлек һәм какшамас ышаныч телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев