27 гыйнвар – Ленинградны фашистлар боҗрасыннан тулысынча азат итү көне
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов ветераннарга, тәтешлеләргә мөрәҗәгать итә.
(Тәтеш, 27 гыйнвар, «Тәтеш таннары»). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов ветераннарга, тәтешлеләргә мөрәҗәгать итә: “Ленинград оборонасы – Ватаныбыз тарихы битләрендә иң фаҗигалеләрнең берсе. Шәһәрдә яшәүчеләр һәм аны саклаучылар өлешенә чиктән тыш зур сынау төшә, ләкин, гаҗәеп ихтыяр көче һәм ныклык, җиңүгә ышаныч ярдәмендә, аларга каршы тору насыйп була. Хөрмәтле ветераннар, сезнең бөек җиңүегез һәм сугышчан хезмәтегез, безгә тыныч тормышта яшәргә һәм азат илдә эшләргә мөмкинлек биргәнегез өчен, сезнең алда баш иябез. Сәламәтлек, тыныч күк йөзе телим”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев