Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

29 июль –РФ Хәрби-диңгез флоты көне

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов диңгезчеләрне тәбрик итә.

(Тәтеш, 29 июль, «Тәтеш таңнары», фото архив/ Наталия Фролагина). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов диңгезчеләрне тәбрик итә: “Әлеге көн безгә батырларча үткәннәр турында һәм Россиянең хәзергесе – бөек диңгез державасы хакында искә төшерә.

Бу көнне без хәрби диңгезчеләр буынының хезмәтләре турында горурланып сөйлибез, күрсәткән фидакарьлекләре, моны Ватаныбызның бәйсезлеге һәм алгарышы өчен хәзергә кадәр дәвам итүләре өчен аларга рәхмәт белдерәбез. Хөрмәтле ветераннар, сезгә түбәнчелек белән баш иябез! Флотка, хәрби хезмәтләргә багыш­лаган тормышыгыз өчен безнең  ихлас хөрмәтебезне кабул итегез!

Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә бәхет, тынычлык, җитешлек телим. Әлеге бәйрәм һәрвакытта имин һәм шатлыклы булсын иде!” 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев