Келәш авылында яшәүче Дилбәр һәм Хәбир Ахмановлар гаилә тормышының 55 еллык юбилеен билгеләп үткәннәр.
Алар гомер буе туган авыллары хакына хезмәт куйганнар: Хәбир абый «Ильич юлы» колхозында эшләгән, Дилбәр апа җирле мәктәптә укыткан. Үз үрнәкләрендә өч ул үстергәннәр - ә хәзер оныкларына шатланалар!
Юбилярлар янына Келәш авыл җирлеге башлыгы Фәнил Галимов һәм авыл мәдәният хезмәткәрләре килгән. Зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүчеләргә Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиулловтан открытка һәм истәлекле бүләк тапшырганнар.
Нет комментариев