8 Март – бу матурлык, мәхәббәт һәм рух күтәренкелеге тантанасы
8 март – Халыкара хатын-кызлар көне
(Тәтеш, 8 март, “Тәтеш таңнары").
“Тәтеш районында яшәүче хөрмәтле гүзәл затлар!
8 Март – бу матурлык, мәхәббәт һәм рух күтәренкелеге тантанасы, болар Хатын-кызның мөлаемлылыгы белән нык бәйле. Сез кырыс һәм тәвәккәл була беләсез, әмма моның белән беррәттән ягымлы һәм сөйкемле булып каласыз. Сезнең ана булу кайгыртучанлыгы, игътибар һәм сизгерлек балаларны гомер буе озата бара. Сезнең ярдәмегез һәм аңлавыгыз ир-егетләрне кыю гамәлләр ясарга, нык карарлар кабул итәргә һәм тырыш хезмәткә илһамландыра.
Сезнең иҗади рух күтәренкелеге, талант, тотрыклылыкка һәм зирәклеккә омтылуыгыз – Тәтеш районының җитешлек нигезе.
Бөек Ватан сугышы вакытында ир-атлар белән бертигез фронтларда сугышкан, тылда эшләгән, илне торгызган ветеран хатын-кызлар аерым рәхмәткә лаек.
Сезнең якты хыялларыгыз чынга ашсын, ә гаиләләрдә һәрвакытта үзара аңлашу булсын”, – диде район башлыгы Рәмис Сафиуллов бәйрәм уңаеннан әйтелгән үзенең котлавында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев