9 май: Тәтештә булачак бәйрәм чаралары программасы
9 май – Җиңү көне.
Тәтештә булачак бәйрәм чаралары программасы
8 май
13 сәгатьтә – “Казан каймасы – сугыш эзләре буйлап” дигән ретро-автойөреш, Дан монументы янында митинг.
9 май
10 сәгатьтә – Дан монументы янында Җиңү көненә багышланган митинг.
10 сәгать 30 минутта – шәһәр паркында “Җиңү техникасы” күргәзмәсе, “Үз батырларыбызны йөзләреннән беләбез” фотозонасы, мастер-класслар, халык уен кораллары оркестры концерты, “Тынычлык күгәрчене” акциясе, өстәл теннисы буенча ярышлар, “Күңелле стартлар” ГТО күчмә мәйданчыгы эше, ”Сугыш булган... Җиңү булган...” дип исемләнгән китапханә чарасы.
19 сәгатьтә – шәһәр паркында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган концерт.
Район башкарма комитеты мәгълүматлары буенча
0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев