9 майга балалар өчен татар телендә шигырьләр
9 Май - Җиңү көне.
Без татар телендә язылган әсәрләр җыентыгын җыйдык: кычкырып уку һәм иртәнге чыгышлар өчен идеаль вариант.
1. «Тынычлыкның туган көне» (Р. Миңнуллин)
Минем бабай орденнарын,
Медальләрен такты бүген.
Ялт-йолт итеп тора алар —
Шуңа күрә якты бүген!
Бүген бигрәк егетләрчә,
Солдатларча атлый бабам.
Бабам белән, җитәкләшеп,
Мин парадка бүген барам.
Җиңүчеләр кебек итеп
Атлыйм мин дә, атлый ул да.
«Син — батыр!» — дим мин бабама,
«Син — батыр!» — дип мактый ул да.
Ул иң батыр солдат булган,
Мин дә солдат булачакмын.
Бабам тыныч ял итсен дип,
Ил чигендә торачакмын!
Борчылмагыз! Үсеп килә
Батырларның оныклары.
Бабайларның батырлыгын
Бер малай да онытмады.
Иртә тусам, мин үзем дә
Бабам кебек булыр идем…
Тынычлыкның туган көнен
Бәйрәм итә бүген илем!

2. «Безгә тынычлык кирәк» (Әхмәт Ерикәй)
Шаулый урман, гөрли болын,
Яфрак яра тал тирәк,
Яшел бакча төзү өчен,
Безгә тынычлык кирәк.
Тормышны, җирне ярату —
Безнең беренче теләк,
Зур заводлар салу өчен,
Безгә тынычлык кирәк.
3. «Минем бабай» (Э. Шәрифуллина)
Минем бабам — капитан,
Сугышта булып кайткан.
Күкрәк тулы орденнар,
Медальләр алып кайткан.
Безнең илдә һәр бала
Уйнап-көлеп йөрсен дип,
Хәвеф-хәтәр күрмәсен,
Тыныч булып үссен дип,
Көрәшкән чакта бабам,
Әни нәкъ минем яшьтә булган,
Рәсем ясап, хат язып,
Бабама салып торган.
Бик күп сугышкан бабам,
Дошманны җиңеп кайткан.
Үзе белән ул безгә
Тынычлык алып кайткан!

4. «Тынычлык кошлары» (Рәхимә Арсланова)
Гелдер, гелдер,
Гөлдер-гөлдер,
Күгәрченнәр гөрләшә,
Көннәр буе гөр-гөр килеп,
Алар нидер серләшә.
Гөлдер-гөлдер,
Гелдер-гелдер…
Ни әйтергә телиләр?
Алар шулай илебезгә
Тыныч тормыш телиләр.
5. «Җиңү көне» (Гөлнур Айзат)
Батыр солдат булып таш һәйкәлләр
Баскан бүген мәйдан түренә.
Җиңү көне килеп җиткән саен,
Күпме күз яшьләре түгелә.
Җиңү көне җиңел килмәде ул,
Ятып калды илнең уллары.
Алар хөрмәтенә байракларны
Күтәрәбез бүген югары.
Йөзләр, меңнәр, миллионнар булып,
Утка кергән Ватан солдаты.
Исемнәре җырга әйләнгән бит
Җиңү алып кайткан солдатның.
Ветераннар сафын барлый яшьләр,
Алмаш килә илне яратып.
Җиңү көнен каршы алабыз без,
Җиңү маршын горур яңгыратып.

фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев