Пролей-Каша авылында яшәүче Владимир Курков терлекләрнең үләт базы янәсе дә кирәгеннән артык тулуы турында безгә социаль челтәрләрдә хәбәр язган иде.
(Тәтеш, 17 апрель, “Тәтеш таңнары”). Ул безне бернинди дә чара күрмәүдә гаепләде, безнең килергә һәм бу проблеманы яктыртырга теләмәвебезне билгеләп үтте. Ә без – бардык. Өстәвенә, үзебез генә түгел, ә районның баш ветеринария табибы Рәмис Гарипов һәм Урюм авыл җирлеге башлыгы Алексей Абмаев белән бергәләп.
Ни аяныч, капкага һәм тәрәзәгә күпме генә шакысак та, Владимир Константинович чыкмады, әмма авылдашы безгә ул өйдә дип әйтте. Һәм без Пролей-Каша янындагы үләт базына, аның нинди торышта булуын карарга киттек.
– Чокыр узган елны яңартып төзекләндерелде. Суырту, эшкәртү өстәле, эш кораллары һәм дезинфекцияләү препаратлары өчен шкаф, килү юлы ясап куелды. Урюм авыл җирлеге территориясендә биологик калдыкларны утильләштерү белән бернинди проблемалар да юк. Ниндидер проблемалар турында безгә мөрәҗәгатьләр килмәде. Республика программасы буенча барлык биологик материалны без кышкы вакытта Алабугага эшкәртүгә җибәрәбез, ә җәйге вакытта барысы да район территориясендәге биотермик чокырлар буенча таратыла, – дип аңлатма бирде Рәмис Әхмәт улы.
Нет комментариев