Балтырган бөтен ил буенча юк итүгә дучар ителә, ул китергән пешү җәрәхәте кеше сәламәтлегенә җитди зыян китерергә мөмкин.
(Тәтеш, 10 июнь, “Тәтеш таңнары", Солтан Мантов ). Балтырган бөтен ил буенча юк итүгә дучар ителә, ул китергән пешү җәрәхәте кеше сәламәтлегенә җитди зыян китерергә мөмкин.
“Үземнең дача кишәрлегендә юан кәүсәле һәм ачык яшел яфраклы үсемлек күрдем, күршем балтырган икәнлеген һәм аның бик тә агулы булуын әйтте, аны тамырыннан ук казып ташларга киңәш итте. Әлеге үлән белән ничек көрәшергә?” – укучыбызның әлеге соравын без ТР буенча Россельхознадзор Идарәсе дәүләт инспекторы Раил Әбүзәровка җиткердек. “Наратлы балтырган – эре үләнчел үсемлек. Аның озынлыгы гадәттә бер метрдан артык була, ләкин 4 метр биеклеккә кадәр җиткән төре дә бар, – дип искә алды белгеч. – Ул җир ресурсларының кыйммәтен киметә һәм тирә-юнь мохиткә зыян китерә, кешеләр, хайваннар гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра. Аның белән көрәшү орлыклануны булдырмауга юнәлдерелгән булырга тиеш һәм моңа ирешүнең иң гади ысулы – үсемлекләрне чабып тору. Муниципаль берәмлекләр территорияләрен төзекләндерүне оештыру җирле үзидарә органнары тарафыннан тормышка ашырыла. Җирне саклау максатында предприятиеләр һәм җирне биләп торган җирдән файдаланучылар тарафыннан балтырган белән көрәш системалы рәвештә уздырылырга тиеш.
Тәтешлеләр консультация алыр өчен фитосанитария күзәтчелеге бүлегенә һәм ашлык, орлыкчылык сыйфаты артыннан күзәтчелек Идарәсенә 8(843) 277-69-26 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала”.
Нет комментариев