Административ җаваплылыкка тартылган
Республикада коронавирус инфекциясе таралу куркынычы кимеми.
(Тәтеш, 1 май, "Тәтеш таңнары"). Үз-үзеңне изоляцияләү атнасы Тәтеш районында яшәүчеләрнең барысының да моңа аңлап карамавын, күпләрнең гадәти тәртиптә яшәүне – урамда йөрүне, дуслары белән очрашуны дәвам итүен күрсәтте. “Тәтеш районында 2020 елның 30 мартыннан 22 апреленә кадәрге вакыт эчендә район суды тарафыннан РФ Административ хокук бозу кодексының 20.6нчы маддәсе 1нче өлеше – гадәттән тыш хәл килеп чыгу куркынычы булган территориядә югары әзерлек тәртибен керткән вакытта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү буенча 45 эш каралган.
14 гражданга – кисәтү, 31 кешегә административ штраф төрендәге җәза билгеләнде”, – дип хәбәр итә Тәтешнең район суды матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев