Агач яшел Аждаһа елын ничек дөрес каршыларга
Көнчыгыш гороскобы буенча 2024 ел символы – агач яшел Аждаһа.

Гороскопларга ышанган укучыларыбыз өчен без киләсе Яңа елны ничек дөрес каршыларга кирәклеге турында киңәшләр әзерләдек.
Яшел төсләрне сайлыйбыз
Аждаһа елын ялтыравыклы һәм алтынсу төстәге табигый тукымалардан ясалган киемнәрдән каршы алырга кирәк, алар бер-берсе белән бик тәңгәл килеп тора. Әгәр әлеге төсләр сезгә туры килмәсә, кызыл кием киеп була, чөнки ел символы ялтырап торучан һәм яшәешне чагылдыручы бар нәрсәне ярата. Ә менә Яңа ел бәйрәме кичләрендә көрән, кара-сары һәм ак төсләрне кулланырга киңәш ителми.
Табында – табигый ризыклар
Яңа ел төнендә табынга куелачак барлык ризыклар табигый азык-төлекләрдән генә әзерләнергә тиеш. Кунакларга ысланган казылык, тавык, күркә, сыер итләре, балык тәкъдим итәргә була. Ярымфабрикатлар куймау хәерле, әгәр котлет ясарга уйласагыз, Аждаһаның ачуын чыгармас өчен, аларны икмәк салмыйча пешерегез. Ризыкка ачы тәмләткечләр кушыгыз, чөнки ул – ут бөркеп торган зат.
Нәрсә бүләк итәргә?
Яңа ел бүләкләренә агачтан эшләнгән савыт-сабалар, бизәнү әйберләре, яшел төстәге әйберләр, үсеп утыручы үсемлекләр, гомумән аждаһа рәсеме төшерелгән теләсә нинди әйбер – документлар өчен тышлыклар, открыткалар, календарьлар яки 2024 ел символы белән гади сыннар бүләк итәргә мөмкин.
Без традицияләргә һәм юрауларга да ышанмаска мөмкинбез, әлбәттә, ләкин Яңа ел – могҗизалар вакыты. Шуңа күрә яңа ел төнендә тылсымлы рух күтәренкелегендә булырга, өйләрне бизәргә, матур итеп киенергә, агач яшел аждаһаның игътибарын җәлеп итү һәм киләсе елны чынлап та уңышлы итү өчен тәмле ризыклар әзерләргә киңәш итәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев