Реклама
Җәмгыять
Әгәр агулы елан чакса
Тәтеш үзәк район хастаханәсенә соңгы атнада гына да елан чаккан ике кеше мөрәҗәгать иткән.
(Тәтеш, 7 май, “Тәтеш таңнары”, Руслан Багиров, фото Мәдинә Ибәтуллина). Урманда, сәяхәт иткәндә һәм походларда йөргәндә – агулы еланнар, Тәтеш районы территориясендә кара еланнар белән очрашу ихтималы шактый арта бара. Еланнар юл кырыенда булырга мөмкин. Алар көннең эссе вакытында аеруча да куркыныч.
Еланны очратмас өчен нәрсә эшләргә, шулай да әгәр ул сезне чакса нишләргә – бу хакта Тәтеш үзәк район хастаханәсенең кичектергесез ашыгыч ярдәм бүлеге өлкән фельдшеры Руслан Сәфәров сөйләде:
– Әгәр дә сез юлда елан очратсагыз, аны читләтеп узарга тырышыгыз – агулы еланнар беренче булып һөҗүм итмиләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, агулы еланның сезнең йортта оялау ихтималы бик аз, алар кешеләр булган урынны яратмый. Агулы еланны таяк яки себерке белән куркытырга мөмкин.
Әгәр дә сезне елан чакса, иң беренче чиратта ашыгыч медицина ярдәме чакырырга (барлык операторлар өчен бушлай ашыгыч ярдәм номеры – 103) яки ашыгыч рәвештә, озакка сузмыйча, якындагы медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк! Аннары – агуны ярадан кысып чыгарырга тырышырга, тешләгән урынны йод белән эшкәртергә, стериль бинт белән бәйләргә. Елан чаккан аяк-кул хәрәкәтләнергә тиеш түгел, авыру тынычлыкны сакларга һәм күбрәк сыеклык эчәргә тиеш. Жгут куймагыз! Шулай ук исегездә тотыгыз, алкоголь организмнан агу чыгуны кыенлаштыра.
Район авылларында зиратларны җыештыру, төзекләндерү буенча өмәләр үткәрелгән.
– Мондый өмә бездә ел да уздырыла. Быелгы өмәгә кеше күп җыелды. Авыл халкы да, читтән кайтучылар да килде. Саваплы эштән авыл яшьләре дә читтә калмады. Зиратның тирә-юне тәртипкә китерелде: кемдер корыган куакларны, кайберәүләр куркыныч тудыручы тармакланган агачларны кисте. Ир-егетләр аларны тракторларга төяп, тиешле урынга урнаштырдылар. Игелекле авылдашларның мондый әҗер-савап эшләүләренә күңел сөенә, – диләр алабирделеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев