Реклама
Җәмгыять
Әгәр почтага теракт турында хат килсә
Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, агымдагы елда теракт турында ялган хәбәрләр турында җинаятьләр арткан.
(Тәтеш, 26 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, агымдагы елда теракт турында ялган хәбәрләр турында җинаятьләр арткан.
– Билгесез затлар тарафыннан өч шәһәр оешмасының электрон адресларына биналарда шартлаткыч җайланмалар салынуы турында хатлар алынган. Хәбәрләрне тикшергәч, аларның барысы да ялган булуы ачыкланды, әмма тарату фактлары буенча ачыкланмаган затларга карата җинаять эшләре кузгатылды, – дип хәбәр итә полиция хезмәткәрләре. – Террорчылык акты белән янау турындагы хәбәр электрон почтага килсә, алынган мәгълүматны саклап калуга ярдәм итә торган шартларны тәэмин итәргә кирәк (хатны яки аңа керә торган әйберләрне – документ, аудиоязма, фотография, видеоларны – каты дискка яки компьютердагы эш өстәленә саклап калырга), башкаларны сезнең электрон почтагызга кертмәскә, мөмкинлек булганда янау турындагы хәбәрләрне сканер аша чыгарып алырга (скриншот ясарга) һәм кичекмәстән хокук саклау органнарына хәбәр итәргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев