Буа районы Кырык Садак авылында туып-үскән Әгъзам Низамов өчен Тәтеш районы якын җиргә әйләнгән.
(Тәтеш, 16 январь, “Тәтеш таңнары”, Николай Плотников). ТАССРның атказанган икътисадчысы районның авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә зур өлеш керткән.
Буа районы Кырык Садак авылында туып-үскән Әгъзам Низамов өчен Тәтеш районы якын җиргә әйләнгән.

Унҗиде яшьлек егет агрономлыкка укыр өчен Тәтешкә килгән. Авыл хуҗалыгы техникумын бик яхшы билгеләренә тәмамлаган егеткә өйрәнү хуҗалыгында агроном булып калырга тәкъдим иткәннәр. Ә инде бер елдан соң аны авыл хуҗалыгы продукцияләрен сатып алу буенча районның дәүләт инспекторы итеп билгеләгәннәр. Эшчәнлекне уңышлы алып бару өчен хезмәте белемен тулыландыруны таләп иткән. Әгъзам Баһаветдин улы авыл хуҗалыгы институты чыгарылышы дипломы алган. Бу вакытка инде ул авыл хуҗалыгы идарәсенең өлкән икътисадчысы булып эшләгән. 1973 елдан 1983 елга кадәр районның авыл хуҗалыгы идарәсе бүлегенә җитәкчелек иткән. Әгъзам Низамовка икътисади эшләр өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен 1990 елда “Татария АССРның атказанган икътисадчысы” дигән мактаулы исем бирелгән.
Әгъзам Баһаветдин улы тирәнтен һөнәри белеме һәм аларны гамәли тәҗрибәдә куллануы ярдәмендә районның агросәнәгать берләшмәсе рәисе урынбасары, аннары авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы булган.
Ул елларда авыл хуҗалыгы оештыру структурасында күп үзгәрешләр кичергән. Яңа технологияләр кертелгән, производствоны алып бару рәвеше алышынган. Әгъзам Низамовка әлеге яңа үзгәрешләрне башлап җибәрүчеләр исәбендә булырга туры килгән.
– Мин кырда туып, авылда үстем дияргә була. Җирләрне күп күрдем һәм анда эшләдем, аңардан кадерлерәк башка берни дә юк. Һәм башканы сайлап та була алмый, – дигән ул.
Әгъзам Низамов 2022 елның 12 октябрендә 83 яшендә вафат булды.
Николай Кузин:
– Әгъзам Баһаветдиновичка нинди генә вазифаларда эшләргә туры килсә дә, ул үз хезмәтенә тулысынча тугры
булды. Аны 1967 елдан бирле беләм. Мин техникумның агрономия бүлеген тәмамладым, авыл хуҗалыгы идарәсенә барырга кирәк диделәр. Шунда якыннанрак таныштым да инде. Мин хезмәт эшчәнлегемне “Октябрьгә 13 ел” колхозында агроном булып башлап җибәрдем, аннары – баш агроном булып. Әгъзам Баһаветдинович белән эш буенча күп мәсьәләләрне килешергә туры килде. Ул яшь белгечләргә бик теләп ярдәм итте, тәҗрибәсе белән уртаклашты, киңәшләрен бирде. Еллар узгач, 1989 елда, мине авыл хуҗалыгы идарәсе
начальнигы вазифасына билгеләделәр, Әгъзам Баһаветдинович минем урынбасар булып эшләде. Аннары мин сөт комбинатының генераль директоры булып эшли башладым, шуннан соң,
Низамов пенсиягә чыккач, аның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынын алыштырдым. Аның гаҗәеп тәртипле булуын билгеләп үтәсе килә. Әйтте икән – һәрчак сүзендә торды. Икътисадчыларга, бухгалтерларга хуҗалык исәп-хисабын кертү, гаилә һәм коллектив подряды мәсьәләләре буенча ярдәм итте. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәт көннәренә гарантияләнгән акча түләүгә хезмәт хаклары күчерү буенча эшләрне оештырды, авыл хуҗалыгының барлык төрдәге хезмәтләр эшләнеше нормаларын һәм тарификацияләрне эшләде. Консультация алу өчен барысы да аңа җыелышып киләләр иде. Һәркемгә булышлык күрсәтте һәм киңәшен бирде.
Раиса Ерусланова:
– Мин кадрлар буенча әйдәп баручы белгеч булып эшләдем. Әгъзам Низамов авыл хуҗалыгы идарәсенә килде һәм оешмада Тәтеш районы хакына үзенең бөтен вакытын, көчен, сәламәтлеген биреп, пенсиягә кадәр хезмәт куйды. Аның хатыны Кафия Абдулловна бездә бухгалтер булып эшләде. Әгъзам Баһаветдинович районда авыл хуҗалыгы производ-
ствосын үстерүгә, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең һәм оешмаларының матди-техник базасын ныгытуга зур өлеш кертте. Районны һәм аның кешеләрен яхшы белде. Җирне яратты, икмәк үстергән кешеләргә олы хөрмәт белән карады. Районның агросәнәгать комплексы эшендә рентабельлекне арттыруга зур игътибар бүлеп бирде. Кешеләрнең тормыш сыйфаты дәрәҗәсе дә районның икътисади үсешеннән тора, дип санады. Югары һөнәри белгеч, зиһенле икътисадчы, үзенә дә, шулай ук барлык хезмәттәшләренә карата да таләпчән булды. Әгъзам Низамов кешеләр өчен игелекле гамәлләрне күп эшләде. Үзеннән соң искә алырлык якты истәлекләр калдырды.
Нет комментариев