Аграрийлар язгы чәчү тизлеген арттыра
Тәтеш районы кырларында киеренке эш кайный.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 2026 елның 7 маена булган оператив мәгълүматлары буенча, язгы кыр эшләре иң актив чорына керде.
Районда төп чәчүгә әзерләнү “бик яхшы”га узды. Безнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре орлыкларны эшкәртү планын (5,9 мең тоннадан артык әзерләнде) һәм уҗым культураларын өстәмә тукландыруны тулысынча төгәлләделәр. Өстәмә тукландыруның гомуми мәйданы 23 мең гектардан артык – бу йөз процентлык күрсәткеч, ул үсемлекләргә кыштан соң яхшы старт гарантияли.
– Бүгенге көндә төп бурыч – чәчү. Район буенча инде 20 мең гектарга якын мәйданда чәчү үткәрелде, бу гомуми планның 38 процентын тәшкил итә. Темплар сокландыргыч: соңгы бер тәүлек эчендә генә чәчкечләр 3,8 мең гектардан артык җир үтте. Арпа 7 738 гектарда чәчелде, бу планның 75 проценты. Район өчен мөһим техник культура булган шикәр чөгендере 4 069 гектарны биләде, бу планның 50 проценты. Бөртекле культуралар чәчү мәйданнары җыелмасы буенча гомуми күрсәткеч 44 процентка җитте. Арпадан тыш, язгы бодай һәм борчак чәчү дә актив бара. Көнбагыш һәм рапс буенча эшләр әле башлана гына, әмма соңгы тәүлектә аграрийлар бу позицияләр буенча 220 гектардан артык өстәделәр, – дип билгеләп үтә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәмис Гарипов. – Агымдагы эш тизлеге – тәүлегенә 4 мең гектарга якын чәчү – язгы чәчүне оптималь вакытларда тәмамлауга өмет уята.
Чәчү эшләре вакытында алдынгы аграрийлар – болар үз эшенең чын осталары, киләчәк уңыш һәм хуҗалыкның иминлеге нәкъ менә шуңарга бәйле. Аларны югары профессиональлек кенә түгел, ә җаваплылык, эш сөючәнлек, командада эшли белү һәм катлаулы һава торышы шартларында тиз карарлар кабул итү сәләте аерып тора.

“Колос” авыл хуҗалыгы предприятиесе механизаторлары язгы культураларны чәчү буенча алдынгылар булып торалар.
– Бүгенге көнгә планлаштырылган мәйданнарның илле проценттан артыгында чәчү эшләре башкарылды. Арпа чәчүне төгәлләдек, хәзер шикәр чөгендере һәм борчак чәчү бара, язгы бодайга керештек, көнбагыш чәчергә әзерләнәбез. Басуда өч чәчү комплексы эшли: икесе – бөртекле культураларда, берсе – шикәр чөгендерендә. Орлыклар да, ашламалар да җитәрлек, механизаторлар ике сменада, тәүлек әйләнәсе эшлиләр, төшке аш басуга илтелә.
Чәчүне билгеләнгән агротехник срокта тәмамлау бик мөһим. Кайбер басуларда җир бик юеш булу сәбәпле, техника керә алмый, бата, бу көннәрдә җәй аендагы кебек җылы һава торышы туфракны тиз киптерә һәм дым бик тиз юкка чыга, үсемлекләрнең иммунитетына тискәре йогынты ясый. Игенчелек шундый инде ул: дым артык булса да, аз булса да начар. Шулай булса да эш дәвам итә, һава торышы яхшы торса, чәчүне бер атна эчендә тәмамларга планлаштырабыз, – дип уртаклашты “Колос” агрофирмасы җитәкчесе Ранис Мәүлиханов.
Районның һәрбер авыл хуҗалыгы предприятиесендә эш тизлеген арттыручы эшчәннәр бар, алар хезмәттәшләрен илһамландыралар һәм үрнәк булып торалар. Аларның тәҗрибәсе һәм һәр эшкә игътибарлы булуы нәтиҗәсендә басулар тигез булып шытып чыккан үсентеләр белән күзне сөендерә, ә хуҗалык тотрыклы уңышка ирешүе белән шатландыра.
“И. С. Казаков” крестьян-фермер хуҗалыгында шундыйларның берсе – Михаил Старшинин.
– Авыл хуҗалыгы техникумын тәмамладым, “механизатор” белгечлеге алдым. Әлеге хуҗалыкта инде тугыз елдан бирле эшлим. Техника искиткеч, һава торышы эссе, әмма кондиционер бар, ул ярдәмгә килә. Әлегә бер сменада, көндез генә эшлим, шушы арада икенче механизаторны бирәчәкләр. Сабан бодае чәчү белән шөгыльләнәм, туфрак әзер, көненә 100 гектар чәчәм. Гадәттә бу вакытта чәчүне төгәлли идек инде, быел җир кипкәнен озак көттек. Һәр минутның, һәр аяз көннең кадерен беләбез. Җир безнең тырышлыкларыбызга яхшы уңыш белән җавап бирер дип өметләнәбез, – диде механизатор.
Районыбыз кырлары эшчәннәре туңга сөрүне һәм пар җирләрен тырмалауны төгәлләделәр.
Районда терлекчелек өчен азык базасы турында да онытмыйлар: берьеллык үләннәр чәчү бара, ул киләчәктә терлекләрне туклыклы кышлатуны тәэмин итәчәк.
фото: Радик Йосыпов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев