Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аграрийлар, медицина, мәдәният хезмәткәрләре кирәк

“Россиядә эш” порталында вакансияләр банкы көн саен яңартылып тора.

(Тәтеш, 19 июнь, "Тәтеш таңнары").  Эшкә урнашырга теләгән гражданнар кирәкле вакансияләрне Интернеттан күзәтеп бара ала.

Коронавирус пандемиясе белән бәйле хезмәт базарындагы хәлләр һәр атнада диярлек үзгәреп тора.

“Россиядә эш” trudvsem.ru адресы буенча интернет-порталы эш эзләүчеләргә үзенә бер төрле юнәлеш буларак хезмәт итә. Ул эш эзләүдә кешеләргә җиңеллек китерү һәм аларны кирәкле һөнәрләр турындагы мөһим мәгълүматлар белән тәэмин итү өчен булдырылган. Биредә илнең төрле төбәкләреннән вакансияләр тәкъдим ителә.

Белемле һәм тулы итеп тутырылган резюме – ул эш эзләүдә беренче һәм зур адым, әмма һәр кеше үзенең киләчәге өчен җаваплылык йөртә, һәм күп нәрсәләр аның активлыгына бәйле. Күпләр бары тик теркәләләр дә, үзләренә эш тәкъдим иткәннәрен көтәләр генә булып чыга. 

“Әгәр элек эш бирүчеләр йөзләрчәгә кадәр вакансия тәкъдим итсә, бүгенге көндә инде әлеге сан 70кә кадәр кимеде, – дип аңлатма бирә Тәтеш районының халык мәшгульлеге үзәге начальнигы Сергей Цветков. – Шулай да эш урыннары бар, вакансияләр буенча хезмәт хакы 15тән алып 36 мең сумга кадәрге арада тибрәлә”.

Мисалга, әгәр Тәтеш районындагы эш бирүчеләрнең порталда ниләр тәкъдим итүе белән кызыксынсак, анда авыл хуҗалыгы тармагына тракторчылар, машина белән саву операторлары, электр монтерлары һәм башка белгечләр кирәклеген күрәбез, шулай ук медицина хезмәткәрләре җитешми, мәдәният өлкәсенә балетмейстерлар, клубларга директорлар кирәк, шәһәрдәге уку йортларының берсенә каравылчыга эш урыны бар.
Әлеге вакансияләр хәзерге шартларда эшсез калучыларга һәм тотрыклы керем чыганагы булмаганнарга зур ярдәм булып тора. Безнең очракта халыкта әйтелә торган “Күктәге торнага караганда, кулдагы песнәк яхшырак” дигән зирәк гыйбарә аеруча да мөһим һәм эш эзләүчеләр моңардан һичшиксез файдалансын иде.

Сергей Цветков эш бирүче­ләрнең дә үзләре хакында “Россиядә эш” порталында потенциаль хезмәткәр эзләүдә активлык күрсәтергә кирәк, дип басым ясый, ул вакансияләр банкының көн саен яңартылып торуын искә төшерә. Тәтешлеләр кызыксындырган вакансияләр буенча тулырак консультацияне 8(84373) 2-63-40 телефоны аша халык мәшгульлеге үзәгендә алырга мөмкиннәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев