Аграрийларының хезмәт хакын арттыру мәсьәләсен тикшерде
Контрольдә
(Тәтеш, 26 февраль, “Тәтеш таңнары”). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашындагы киңәшмәдә район аграрийларының хезмәт хакын арттыру мәсьәләсен тикшерде.
“Үсемлекчелек белгече, сыер савучы, механизатор үз хезмәтенә кимендә 30 мең сум алырга тиеш”, – диде Рәмис Хатыйп улы, хуҗалык җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп.
Район башлыгы киңәшмәдә шулай ук кайбер хуҗалык җитәкчеләрен савым көтүлеген, сөт терлекчелегендәге продуктлылыкны арттыру, техникаларны язгы кыр эшләренә әзерләү, кырларны вакытында эшкәртү буенча эшләрнең түбән дәрәҗәдә булганы өчен тәнкыйть утына тотты.
“Әгәр сез үз эшегезне оештыруда уңай юлны яңадан карап чыксагыз, алдынгы тәҗрибәне өйрәнсәгез, заманча технологияләрне һәм хуҗалыкта булган барлык ресурсларны файдалансагыз, эшнең нәтиҗәсе булачак”, – диде Рәмис Хатыйп улы, хуҗалыкларның һәр җитәкчесе өчен җитешсезлекләрне төзәтүгә вакыт билгеләп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев