Алабирде авылында балалар көннәрен файдалы үткәрәләр: бер көнне мәдәният хезмәткәрләре алар өчен «Ат улагы» чишмәсенә экскурсия оештырган.
Китапханәче бу урынның мавыктыргыч тарихы белән уртаклашкан — чишмәнең ничек барлыкка килүе, аның суының ни дәрәҗәдә файдалы булуы һәм табигатькә сакчыл карауның мөһимлеге турында сөйләгән. Балалар бик күп кызыклы нәрсәләр белеп кенә калмыйча, салкын чишмә суын татып та караганнар, хәрәкәтчән уеннар уйнаганнар һәм истәлеккә фотога төшкәннәр.
Фотоны Алабирде авылы мәдәният хезмәткәрләре тәкъдим итте
Нет комментариев