УКУЧЫЛАРЫБЫЗ ИҖАТЫ.
Җәй үтәчәк!
Җәй уртасы. Күктә кояш көлә,
Йөзеп йөри аксыл болытлар.
Ирексездән, ышанасы килә
Килмәс диеп көзге суыклар.
Эх! Җәй үтәчәк! Ашыгыгыз
Гүзәллеген тоеп калырга.
Язсын иде үткәннәрне
Шатлык белән искә алырга.
Була дуслар, була гомернең дә
Ямьле җәйдәй гүзәл чаклары.
Тик күз җилпеп алган бер мизгелдә
Узып китә вакыт атлары.
Эх! Җәй үтәчәк! Ашыгыгыз
Гүзәллеген тоеп калырга.
Язсын иде үткәннәрне
Шатлык белән искә алырга.
Яхшыга без бик тиз ияләшәбез,
Көйләнде бит, дибез, дөньялар.
Ә җәй – чикле. Көтелмәгән мәлдә
Суык җилләр исеп куялар.
Эх! Җәй үтәчәк! Ашыгыгыз
Гүзәллеген тоеп калырга.
Язсын иде үткәннәрне
Шатлык белән искә алырга.
Исхак Фәйзуллин
фото:архив/Авангард
Нет комментариев