----
Узган атнада, чәршәмбе көнне, Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлегенә Зур Әтрәч авылының ФАП фельдшеры мөрәҗәгать иткән. Ул торак пункттагы бер йорт ишегалдында мәет табылуы турында хәбәр иткән. Авылда яшәүче 1952 елгы хатын-кызның мәете йорт ишек төбендә бетон идәндә ята торган булган. Вафат булучының гәүдәсендә тән җәрәхәтләре барлыгы ачыкланган. Үлем-җитем 2025 елның 12 ноябрендә иртәнге сәгать 5тә булган.
Полиция хезмәткәрләре 2025 елның 11 ноябрендә Тәтештә яшәүче 1983 елгы хатын-кызның үзе белән яшәүче 1974 елгы ир-атны җинаять җаваплылыгына тарту турындагы гаризасын теркәгән. Ир-ат, аның йортындагы аш-су бүлмәсендә булганда, ызгыш-талаш барышында аңа үтерү белән янаган һәм хатын-кызны кыйнаган.
16+
Нет комментариев