Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Ак калфак”лар очрашты

Язучы Фатих Әмирханның 135 яшьлеге уңаеннан Түбән Тархан авылы китапханәсендә оештырылган чарада район “Ак калфак”лары язучының иҗатын искә төшерде.

(Тәтеш, 4 февраль, «Тәтеш таңнары»). 

“Китапханәче Гүзәл Шәмсетдинова оештырган иҗади кичә шулкадәрле күркәм булды. Тирән мәгънәгә ия күргәзмәгә күзәтү ясадык, – дип кичерешләре белән уртаклашты Олы Тархан мәктәбе укытучысы Миңзифа Сәгыйтова. – Тәтештән районның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова белән татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова да килделәр. Алар да язучының әсәрләрен яратып укуларын билгеләп үттеләр һәм киңәшмә үткәреп чыгышлар ясадылар”. Кичә кысаларында Рима Сафиуллова “Татар сөлгесе” күргәзмәсен бизәүдә өлеш керткәннәре өчен Миңзифа Сәгыйтова, Талия Гыймадиева, Гүзәл Шәмсетдинованы региональ татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Рима Гомәр кызы җирлектәге ак калфакларның тырышлыгын билгеләп үтеп, бүлектәге башка барлык вәкилләрнең барысына да районның “Ак калфак” оешмасының Рәхмәт хатларын тапшырды. 

Ахырдан, үткән елгы эшкә нәтиҗә ясап, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан үткәреләчәк чаралар хакында фикер алыштылар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев