Тәтеш районында яшәүчеләр алдакчыларның алымнары турында белсәләр дә, барыбер шулар ятьмәсенә килеп кабалар.
(Тәтеш, 14 апрель, “Тәтеш таңнары”, Николай Плотников). Шәһәрле Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлегенә алдакчылык гамәле турындагы гариза белән мөрәҗәгать иткән, ул “банк хезмәткәре” дип хәйләләп шалтыратуга ышанган. 15 мартта аның телефонына янәсе дә банк хезмәткәре буларак берәү шалтыраткан, ул әлеге хатын-кыз исеменә берьюлы ике банкта кредит рәсмиләштерелүен хәбәр иткән. Зыян күрүче мәкерле алдакчыларның күрсәтмәләрен үтәп, кредитны онлайн рәвештә үз исеменә рәсмиләштергән һәм тәкъдим ителгән номерга 340 мең сум акча күчергән.
Алдакчылар бик сизгер психологлар булып торалар, алар үзләренең кармагына эләгүчеләрнең хисләре белән бик җиңел эш йөртәләр һәм аларның курку тойгыларында уйнап, “җиңел” акчалар алу мөмкинлеген кулдан ычкындырмыйлар.
Полициягә 27 мартта 1949 елда туган тәтешле билгесез затларны, акцияләре белән өстәмә акча эшләүне тәкъдим итүчеләрне ачыклау һәм җинаять җаваплылыгына тарту үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Пенсионер үзенең җыйган акчасын алдакчылар күрсәткән реквизитларга күчергән. Нәтиҗәдә “акча инвестицияләү белгечләре” үз счетларын 111 мең сумга тулыландырган.
Тәтештә яшәүче яшь хатын-кыз да шулай ук алдакчыларның шундый ук хәйләле алымына килеп капкан. Ул төрле активларга һәм биржада сәүдәгә акчаларны отышлы инвестицияләү сылтавы белән шалтыраткан явыз ниятле кырыкалдарларга 1 апрельдә 90 284 сум акча күчергән. Ул алдакчылар кармагына эләгүен аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән.
Нет комментариев